Салкын чай Салават Фатхетдинов




Список песен исполнителя Салават Фатхетдинов

Салават Фатхетдинов - Салкын чай

Исполнитель: Салават Фатхетдинов

Название: Салкын чай

Читали раз: 574

Текст песни:

Өстәлдә ялгыз чынаяк,
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез, иркәм.

Кушымта.
Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп.
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.

Кайнар чәй салып куям да
Утырам сине көтеп.
Чәең суына бит инде,
Кая югалдың китеп?

Өстәлемдә барысы да бар,
Нигә чәйнең тәме юк?
Ялгыз булгангадыр инде,
Өемнең дә яме юк.

Возможно, вам понравятся также:



Комментарии:

Добавить комментарий